Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Зур Сукаеш авылында туып, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гомәрова Маһинур Хәсән кызы 26 ноябрьдә үзенең 96 яшен билгеләп үтә.

Кадерлебез, сиңа ныклы сәламәтлек, имин көннәр, мул тормыш, якыннарыңның кадерхөрмәтен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

 

Күпме булса җирдә изге теләк —

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

 

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән оныгың Гөлнара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев