Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Югары Стәрле авылында яшәүче, хатын-кызга хас булган иң матур сыйфатларны үзендә туплаган, бик тыйнак хезмәттәшебез Хәсәнова Зәбирә Фәрит кызын күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Зәбирә – зур хөрмәткә лаек башлангыч класслар укытучысы. Әти-әниләр белән уртак тел, сабыйлар күңеленә ачкыч табып, хезмәттәшләре белән кулгакул тотынышып инде менә 33 ел мәктәптә хезмәт куя. Авылыбызның ничә буын баласының язмышы аның кулы аша үткән. Сокланырлык сабырлыгы, зирәклеге, һәр эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкаруы күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Фәсәгать белән бик тәртипле, эшчән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Киләчәктә дә бүгенгедәй мул тормышта сәламәт булып, гаиләң кадер-хөрмәтендә, балалар шатлыгында яшәргә язсын сиңа, Зәбирә.

Югары Стәрле авылында яшәүче хезмәттәшләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев