Котлыйбыз!
Сәпәй авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта да шунда гомер кичерүче кадерле, хөрмәтле әтиебез Гәрәйшин Наил Гаяз улының 25 август көнне 65 яшьлек юбилее.
Әти! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, килен-кияүләрең һәм оныкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев