Котлыйбыз!
Урманай авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шәйхулов Мөдәрис Габделихсан улына – 80 яшь.
Әниебез Роза Мөхәммәди кызы белән гомер итүләренә 56 ел тула. Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез. Барлык изге гамәлләрең өчен рәхмәтлебез. Язмыш сине сынаса да сынмадың, бирешмәдең, нык булдың. Хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Тигез тормышта, муллыкта, шатлыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне. Куанычлар гына алып килсен 80 яшең – олы бәйрәмең. Сиңа бүген бүләк итәбез без Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Тормыш иптәшең, улың, киленнәрең, оныкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев