Котлыйбыз!
Чалпы авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гыймаева Лимуза Әсхәбетдин кызын ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Бу көн шулай күңелледер – Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр – Син булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр – Син туганда,
Тирә-якта һәрчак бәйрәм – Син булганда.
Чалпы авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гыймаева Лимуза Әсхәбетдин кызын ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык телибез. Сөеклебез, дөньяда синең барлыгыңны тоеп яшәү – безнең өчен әйтеп бетергесез бәхет ул. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, һәр туар таңга сөенеп, мул тормышта яшәвеңне теләп калабыз.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп
Яшә, әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев