Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле әтиебез, кадерле кешебез Зәйнуллин Айдар Салих улын күркәм юбилее – 65 яше белән ихлас котлыйбыз!

Ул безнең барыбыз өчен дә ныклы терәк, ышанычлы киңәшче, төпле ярдәмче.

Күктәкә авылында туып-үсеп, армия сафларында хезмәт иткәннән соң Югары Стәрле авылында балаларга физик тәрбия биргән, аннан КамАЗ төзелешен күтәреп, Яр Чаллының абруйлы инженеры булып хезмәт куйган, ерак Себердә һәм чит илләрдә дә тәҗрибәсен уртаклашкан туганыбыз үз бәхетен үзе булдырды. Язмыш сынауларын җиңеп, әтиебез безне, ике улын, әниебез истәлегенә тап төшермичә, олы тормыш юлына чыгарды. Сиңа булган рәхмәтебез чиксез, әти! Хәзерге көндә Күктәкәдәге төп йортны яңартып, әбиебезне сөендереп, барлык туганнарга үрнәк булып яшисең. Сиңа шушы тормыш бәйрәмеңдә яңгыраган изге теләкләр барысы да кабул булсын иде. Кадер-хөрмәттә, тән һәм җан сихәтлегендә, бәрәкәтле, тигез тормыш телибез!

 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

 

Балаларың, оныкларың, барлык туганнарың. Яр Чаллы – Сарман – Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев