Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле коллегабыз, үз эшенең остасы, бар яклап уңган-булган Хафизова Гөлнара Мөнир кызын гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Гөлнара Мөнир кызы Азнакайда туып, шушында үсә.

Алабуга педагогик институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, ул шәһәребезңең үзе укыган 3 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Районның социаль яклау өлкәсендә дә ул үзен белемле, кешеләр күңеленә юл таба алган, җаваплы белгеч итеп таныта. 2013 елдан "Маяк" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Тормышка оптимистик карашлы, аралашучан, игътибарлы, башлаган эшен бөтен тырышлыгын, сәләтен куеп ахырынача җиткерә белүе җаваплы эшендө уңышларның нигезе булып тора. Рус һәм татар телләрен камил белүе, яңалыкларга омтылышы, иҗади фикерләве, журналистлар текстларын рус теленә югары дәрәҗәдә тәрҗемә итүе аның хезмәтенә соклану һәм хөрмәт уята. Башкаларны тыңлый белә, коллегаларына бик ихтирамлы Гөлнара Мөнир кызы. Аны барыбыз да
яратабыз.
Хөрмәтлебез Гөлнара Мөнировна!
Ихластан Сезне матур бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетләр, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез! Яңа елда барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Яңа башлангычларыгыз уңышлы булсын. Якыннарыгызның кадерлесе булып, аларның җан
җылысында яшәгез!

 

Хөрмәт белән, коллегаларыгыз - "Маяк" газетасы коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев