Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хезмәттәшебез Нәсимә Рәсим кызын юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Нәсимә рәсимовна!

Бүгенге истәлекле көнгә Сез бай иҗат тормышы белән зур хөрмәт һәм абруй казанып килдегез. Хезмәт юлыгызны тулысы белән район газетасына багышлап, эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, олы киңәшләрегез белән укучылар һәм хезмәттәшләрегез күңелен яуладыгыз. Сезнең үткен каләмегез кагылмаган бер генә тема да юктыр: хатлар бүлеге, хәбәрчеләр, аларның гозер-үтенечләре; милиция, суд, прокуратура; эшмәкәрлек; дин... Боларга өстәп, соңгы елларда авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларын киңкырлы яктыртып килдегез. “Гөлстан” әдәби түгәрәген җитәкләп, яшьләргә иҗади канат куючы да Сез.  Күңел түреннән чыккан шигырьләрегезне, әхлак темасына багышланган язмаларыгызны газета укучыларыбыз бүген дә көтеп алалар. Күпьеллы намуслы хезмәтегез белән Сез барыбызга да үрнәк эш күрсәттегез, әле бүген дә редакциябездә актив эшчәнлек алып барасыз. 

Шәхси тормышыгыз күпсанлы сынаулардан торса да, язмыш алдында сыгылмадыгыз, кызыгыз Ләйсәнне һәм улыгыз Ринатны олы тормыш юлына бастырып, башлы-күзле иттегез. 

Олы юбилеегыз белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 
 

Теләк-омтылышлар чынга ашсын 
Бала-онык бәхете күрегез. 
Бүгенгедәй ихлас шат елмаю белән 
Балкып торсын һәрчак йөзегез. 

 

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев