Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Кайнар сәламебез сиңа, кадерлебез!

Мөслим районының Түбән-Табын авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакай шәhәрендә яшәүче яраткан әниебез, әбиебез, туганыбыз Ширгазина Гөлсинә Фәтхелбаян кызының 22 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее булды.

Кадерлебез, сине шушы зур шатлыклы бәйрәмең - туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөhиме – саулык, сиңа Ходай бәхетле озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек бирсен иде. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын! Күпме булса җирдә изге теләк Без телибез сиңа барын да. Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын, Яшәү дәрте hич тә сүнмәсен. Юллар кебек озын гомер сиңа Кайгы җиле бер дә тимәсен. Заман сынаулары читләп үтсен Яшәү дәрте hич тә сүнмәсен!

Иң изге теләкләр белән: улың Алмаз, киленең Гөлнара, кызың Ләйсән, киявең Ирек, апаң Нәбилә, сеңлең Әлфия, оныкларың, туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев