Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Картаймасын синең күңел

Түбән Якый авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Зәкиева Разыя Галимҗан кызын олуг юбилее – 70 яше белән тәбрик итәбез.

Газиз Әниебез! Сиңа булган чиксез рәхмәтләребезне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Әни! Син бүгенге көнгәчә безгә якты кояш, олы терәк, акыллы киңәшче. Әниебез! Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, безнең өчен яшәеш чыганагы булып калуыңны телибез. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа.

Әниебез, безне сөендереп озак еллар яшәргә насыйп булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр!

 

«Әнкәй», диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев