Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Картаймасын әле күңел...

Мөслим районы Баланлы авылында туып-үсеп, 1963 елда Азнакай районы Чалпы авылы урта мәктәбенә биология-химия укытучысы булып эшкә килгән, 40 елга якын гомерен укучыларга багышлаган кадерле әниебез, әбиебез Салихова Рәхилә Сабир кызына 25 июньдә 85 яшь тула.

Ихлас күңелдән сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Арабызда тагын озак еллар иң кадерле кеше булып яшәргә язсын! Син бөтен гомереңне, көчеңне яраткан эшеңә багышлап, ихласлыгың, ярдәмчеллегең белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал, әниебез!

 

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

 

Иң изге теләкләр белән: улың Раушан, киленең Рәйсә, оныкларың Раил-Залина, Илдан, Фирүзә, оныкчыгың Әмирхан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев