Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гомәрова Сания Рәхимулла кызы!
Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыбызның һәм оныкларыбызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы,
Күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, безне сөендере яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка,
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә.
Картаерга һич тә ашыкма!
Мөмкин булса җыеп бирер идем
Дәньядагы барлык гөлләрне.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Син бит миңа бик тә кирәкле,
Бәхет-куанычлар белән яшә,
Йөзгә җит син көлеп-сөенеп.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән: әниең, тормыш иптәшең Наил, балаларың Айгөл, Эльвина, кияүләрең Дамир, Илгиз оныкларың Самира, Ясминә, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев