Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Хафизов Таһир Зәкәрия улы бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кадерлебез, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.

Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер.

Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез, әниебезнең ышанычлы тормыш юлдашы, ныклы терәге. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.

Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әни белән тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта озын гомер кичереп, тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәргә насыйп булсын сиңа!

 

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәше, балалары, оныклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев