Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, кадерлебез!

Көзге муллык тирә-якны сихри бер моң белән уратып алган мәлдә йортыбызның кояшы Сәхбиева Дания Рәис кызы 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Кадерлебез район үзәгенә терәлеп кенә торган Сәпәй авылында күркәм гаиләдә – киң күңелле, оста куллы әтисе Рәис һәм уңган-булган, җырга гашыйк, йомшак күңелле әнисе Тәслиягә сөенеч өстәп дөньяга килә, бертуганнары Алмаз абыйсы, Тәкъсинә һәм Равилгә дус-киңәшче булып үсә.

Киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы тату гаилә тиздән Азнакайга күчеп, шушы матур шәһәрдә төпләнә, Дания 4 нче мәктәпне тәмамлый. Кешеләр белән эчкерсез аралашып, аларга яхшылык өләшү теләге аның күңелендә сәүдә өлкәсендә эшләү хыялы уята. Төньяк башкалабыз Ленинградка сәүдә институтына укырга керә, нефтьчеләребез каласы Әлмәттә дә белем туплый. Тормыш юлыннан барганда иңне иңгә куеп, бер максатта, бер уйда булып яшәүче мәхәббәтен, ныклы терәге Рәшитне ул Чубар Абдул авылына эшкә килгәч очрата. 1975 елның ап-ак декабренда алар гаилә коралар. Әти-әнисен сөендереп бәхетле балалар Фәридә һәм Радик дөньяга аваз салалар.

Яраткан хезмәте өлкәсендә дә Дания Раисовна үрләр артыннан үрләр яулый: ОРСта, РайПО идарәсендә тырыш хезмәт куя. Ә илдәге зур үзгәрешләр чорында ул, якыннарының теләктәшлеге белән, иң кыюлар гына булдыра алган максатны тормышка ашырырга уйлый. Нәкъ 30 ел элек үз эшен – чәчәкләр белән сәүдә итүне башлап җибәрә. Бүген Азнакайның “Азалия” кибетен белмәүчеләр юк дияргә була. Матурлык өләшү юлы нинди авырлыклар аша барганын ул үзе генә белә шул: нәфис гөлләрнең санаулы көннәрен сынау-салкыннардан саклап, чәчәкләрне, поездларга утырып, алып кайта, якташларын матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Бүген аның эшен кызы, оныгы лаеклы дәвам итәләр. Дус-туганнар арасында, якыннарының ихтирамын тоеп, тигез, мул тормышларына шөкер итеп, дөнья матурлыгыннан ямь һәм тәм табып яши ул.

Хөрмәтлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш телибез.

Сине яратып: тормыш иптәшең Рәшит, балаларың Фәридә, Радик белән Гөлчәчәк, оныкларың Әмирхан, Азалия белән Булат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев