Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз котлы булсын!

Бар хезмәт юлын районыбыз елъязмасы булган «Маяк» газетасы редакциясенә багышлаган кадерле хезмәттәшебез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы ШӘРИПОВА Резеда Сәрвәр кызын ихлас күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез!

Резеда Сәрвәр кызы Мәллә елгасына сыенып утырган Мәндәй авылында  дөньяга килә.  Кечкенәдән иҗатка омтылып, әдәби түгәрәкләрдә чыныгып үскән кыз мәктәптән соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яшь белгеч хезмәт юлын мәктәптән башласа да, бик тиз журналистикага кереп китә. Үз эшен биш бармагы кебек белгән каләмдәшебез үзенең кыю каләме, көнүзәк язмалары,  нечкә хисле шигырьләре, тапкыр юморескалары, җырлары белән азнакайлыларның күңелен яулап, зур ихтирам казанды, районыбыз елъязмасына лаеклы өлешен кертте. Әйткәндәй, моның өчен күпме көч салынуын, вакыт сарыф ителүен, ничәмә чакрым юллар үтүен ул үзе генә белә.

Резеда Сәрвәр кызы редакция каршында оешкан “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсе  җитәкчесе буларак та яшь каләм тирбәтүче яшь талантларны барлауда, иҗатчыларга ярдәм итүдә зур эш башкарды.

Аның иҗаты киң кырлы булу белән бергә, җимешле дә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен  ул мәртәбәле бүләкләргә лаек булды. Резеда Шәрипова – Татарстанның атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре дә.

Үз эшенең остасы булуы өстенә Резеда Сәрвәр кызы – гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни дә. Ире Айрат белән  тигез, матур гаиләдә алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ аның турында әйтелгән кебек.

Алдагы көннәрегездә дә шәхси тормышыгызда, үзенчәлекле матур иҗатыгызда, үзегезгә генә хас булган илаһи дөньягызда гел шул без белгән тынгысыз һәм кайгыртучан, тәвәккәл һәм батыр, хыялый һәм ихлас, сабыр һәм зирәк акыллы Резеда апа булып калыгыз!

Сезгә бетмәс-төкәнмәс көч, саулыксәламәтлек, балалар игелеге, җан тынычлыгы телибез. Алдагы гомер юлларыгыз күңелле вакыйгаларга бай булсын, өмет-хыялларыгыз чынга ашсын, Айрат абый белән бәхеткә генә төренеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәргә насыйп итсен! Дөньягыз бүгенге кебек гел чәчәкләргә күмелсен, кабатланмас елмаюыгыз белән тирә-юньне ямьгә төрегез! 

Күпме булса җирдә изге теләк –  

Без телибез Сезгә барын да. 

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын 

Туган көннең һәрбер таңында.

 Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар 

Изгелекләр булып кайтсыннар. 

Изгелекләр булып кайтсыннар. 

Туар таңнар алып килсен 

Сезгә Туар таңнар алып килсен

 Сезгә Сәламәтлек, бары шатлыклар! 

Сәламәтлек, бары шатлыклар!
 

Хөрмәт белән һәм яратып, “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев