Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гөрләп узсын Сабан туе!

Хөрмәтле хезмәт сөючән Азнакай халкы, бәйрәмебез кунаклары!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме — Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм безнең туган ягыбыз, мул һәм юмарт Җиребез, ата-бабаларыбызның бай мирасы белән рухи бәйләнешебезне чагылдыра, аның буыннан-буынга тапшырыла килгән борынгы йолалары җанга якын һәм бик кадерле. Милли бәйрәмебез туган җиребездә төрле милләтләр арасында дуслык, үзара аңлашуны, тынычлык һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә. Халык бәйрәмнәренең мәдәниятебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт уятучы, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче мәңгелек кыйммәтләренең әһәмияте тагын да арта.

Сабан туе безне хезмәт батырлыкларына һәм игелекле гамәлләргә рухландыра, күңелләргә ямь өсти. Басу-кырларда язгы чәчү тәмамлангач уздырыла торган Сабан туе үзенә күрә хезмәт уңышларына нәтиҗә ясау булып та тора. Районның 100 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнарында язгы кыр эшләрен быел да уңышлы тәмамладык. Чәчүне беренчеләрдән булып “Союз Агро”, “Азнакай” агрофирмасы, “Август” җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе, “Тукай”, “Марс”, “Таллы Бүләк”, “Х.Мөстәкыймов ис.”, “Л.Закирова “, Л.Габдрахманов”, “И.Габидуллина”, “Д.Саргузин” хуҗалыклары төгәлләделәр. Хуҗалыклар бүгенге көндә сабан культураларын тукландыру һәм уңышларны тәрбияләү өстендә эшлиләр.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, ветераннарыбыз, механизаторларыбыз, терлекчеләр, хуҗалык рәисләре!

Сез өстәлләребездә икмәк, илебездә муллык булсын өчен ел буе тырышып хезмәт итәсез! Сезгә барлык азнакайлылар исеменнән тирән рәхмәтемне җиткерәм һәм тагын да зуррак хезмәт нәтиҗәләренә ирешүегезне телим! Сабан туе – якты, матур бәйрәм – шатлык-куанычлар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итсен! Һәммәгезгә дә бәхет, исәнлек-саулык һәм иминлек телим! Ярышлары һәм мавыктыргыч уеннары барыгызга да көч һәм дәрт биреп игелекле гамәлләргә рухландырсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет, эшләрегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән, кадерле райондашларым!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев