Гомер бәйрәмегез белән, Рәшит әфәнде!
Хөрмәтле Сәхбиев Рәшит Кәшип улын гаиләсе күркәм юбилее белән тәбрикли.
Юбилеең белән, кадерлебез!
Уңган-булган кешеләре белән дан тоткан, ямьле Чубар-Абдул авылында туып үскән, хәзерге көндә Азнакайда гомер итүче кадерле әтиебез Сәхбиев Рәшит Кәшип улы 29 гыйнварда үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Барлык якыннары өчен ышанычлы туган булып, әти-әнисенең исеменә тап төшерми, яшьли үз юлын табып, үз бәхетен үзе булдырган чын ир-егет өлгесе ул. 1975 елда әниебез Дания белән матур гаилә корып, без, кызлары Фәридә белән уллары Радик өчен иң зур үрнәк, ныклы терәк булдылар. Хезмәт юлын Азнакай УТТсында башлап, егерме елдан артык Себердә авыр һәм җаваплы нефть тармагында сыналып, бүгенге көндә лаеклы ялда, барыбызга да үрнәк курсәтеп, намазда, изге динебез юлында яши ул.
Асыл сыйфатларның барысын бергә җыйган, күркәм гаилә башлыгы, дус һәм киңәшче, тормышыбызның яме син. Безнен уңышларыбызның нигезе дә – синең тырышлыгың, синең тәрбияң, әти! Кадерлебез, сине матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигез бәхетле тормыш телибез.
Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Дания, балаларың, оныкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев