Гомер бәйрәмең белән!
Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган, бар гомерен районыбыз халкына хезмәт итүгә багышлаган газиз әтиебез – Хәйдәров Зәйтүн Заһит улының бүген олуг юбилее – аңа 75 яшь.
Кадерле әтиебез!
Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер.
Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Синең тормыш юлыңны матур эш - гамәлләрең бизи.
Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын! Алдагы тормыш юлыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхет- шатлыклар гына кичереп үтәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән: балаларың Илдар, Тимур-Динара, оныкларың Кәрим, Әмир, тормыш иптәшең Сәүдә һәм кода-кодагыйларың Дамир, Динә.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев