Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Чубар Абдул авылында яшәүче безнең өчен тормышта иң газиз, олы йөрәкле, киң күңелле кадерле әти-әниебез Гөлүсә һәм Әдип Ганиевларның бергә тормыш коруларына 27 октябрьдә 63 ел була

Кадерлеләребез, сез – безнең өчен һәрчак таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез.

Бергә кулга-кул тотынып матур тормыш итәсез. Безне – балаларыгызны яратып, сөеп үстердегез, киң күңелле, гадел булырга өйрәттегез. Чыннан да алтын бәясенә торырлык кешеләр сез. Киләчәктә сезгә бәхет-шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныгын телибез. Балаларның, онык-оныкчыкларның күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта тигез гомер итәргә язсын. 

 

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә һәрчакта.

 

Иң изге теләкләр белән: 5 балагыз, кияүләрегез, 10 оныгыгыз, 13 оныкчыгыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев