Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмегез котлы булсын!

Хафизова Галия Хафиз кызының юбилее белән котлыйбыз!

Югары Стәрле авылында яшәүче Хафизова Галия Хафиз кызының олы, күркәм бәйрәме – 85 яшьлек юбилее.

Галия апа Буралы авылында туып-үсеп, мәктәпне тәмамлагач, 1953 елда Югары Стәрле мәктәбенә укытучы булып килә. 42 ел балаларга белем, тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куя. Күп кенә грамоталарга, рәхмәт хатларына лаек була, “Хезмәт ветераны” исеме бирелә. Шулар өстенә колхоз тормышында кайнап, күп еллар агит-масса эшләре башкарды. Стена газетасы чыгарулар, җирле радио тапшырулары оештырулар һәм башка бик күп чараларда актив катнашты.

Тормыш иптәше Рәис абый белән уңган-булган 3 бала үстерделәр, кайнанасы белән тату гомер итеп, аны тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.

Хәзер инде Галия апа күп еллар авылның абыстае, ак әбисе булып, авыл халкын дин һәм әхлак тәрбиясенә өйрәтә. Барлык дини һәм дөньяви гамәлләрне әйдәп бара. Аның олы йөрәгендә һәркем өчен җылы сүз, төпле киңәш табыла.

Күркәм холыклы, изге күңелле, сабыр, мөлаем, зур хөрмәткә лаек Галия апаны барлык авыл халкы исеменнән бәйрәме белән тәбрик итәбез. Аның алдында баш иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы бирсен, туар таңнары аяз һәм имин булсын. Балаларының, оныкларының кадерлесе булып, бәхетле, хәерле гомер итүен телибез.

Иң изге теләкләр белән: мәчеттә бергә укыган шәкертләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев