Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бездән сиңа изге теләкләр!

Районыбызның бик матур табигать кочагында урнашкан Октябрь Бүләк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Туйкә авылында, авылның имам-хатыйбы Альберт хаҗи белән бик матур гомер кичерүче хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызы 9 ноябрьдә үзенең 75 яшен, күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Без аны чын күңелдән юбилее белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Укытучы дигән олы сүзгә лаек булып, бар гомереңне мәгариф өлкәсенә багышладың. Иҗади эшләүче, абруйлы мөгаллимә буларак, укыткан укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең сине хөрмәт итәләр. “Татарстанның атказанган укытучысы”, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” медале лаеклы хезмәтеңнең нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр китерсен. Альбертың белән тигезлектә, балалар-оныкларның кадерлесе булып, бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын.

Сиңа һәм гаиләгезгә олы хөрмәт белән: Халиковлар һәм Шиһаповлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев