Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм.

1 сентябрь – педагоглар, балалар, әти-әниләр өчен генә түгел,  һәркем өчен бердәй кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Аеруча Белем көнен беренче  сыйныфка буручылар зарыгып көтеп ала. Алар өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла.

Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәтләрендә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да алар үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, укытучыларыбыз яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам.
Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын! Барчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев