Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, солдатларның толлары, тыл фидакарьләре! Хөрмәтле нефть ягы халкы!

Сезнең барчагызны изге бәйрәмбез белән тәбрик итәбез! 9 май – ул илебезнең тынычлыгы, иминлегендә берләшкән халыкларның патриотизм символы.

Без Илгә җиңү яулаган батыр совет солдатлары, тыл фидакарьләренең рухи көче, ныклыгы алдында баш иябез, нацизм белән көрәшкә баскан лачыннар белән горурланабыз.

Без, Ватан сугышы җиңүчеләренең, тыныч тормышта илне яңарткан, яңа сәнәгать булдырган, яшь алмашның яшәешенә төпле нигез салган буын балалары, оныклары. Бу сугышның данлы батырларын, истәлекләрне кадерләп саклау, Туган илнең иминлегендә, аның чәчәк атуында фидакарьлекләре, югары әхлаклары белән бүген дә безгә олы үрнәк булган ата-бабаларыбызга лаеклы алмаш булу безнең изге бурычыбыз.

Җиңү көнендә барлык ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бәхетлебәрәкәтле тормыш телибез!

Җиңү бәйрәме белән!

Наил Мәганов, “Татнефть” компаниясенең генераль директоры

Гомәр Яруллин, “Татнефть”нең профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев