Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмнәр белән!

Кадерле азнакайлылар! Хөрмәтле килгән кунаклар!

Сезнең барчагызны да Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ихластан котлыйм!

Илебез өчен катлаулы, барыбыздан бердәмлек, активлык таләп иткән чорда яшибез. Шуны яхшы аңлаган хәлдә, азнакайлылар һәр өлкәдә алга куелган планбурычларны уңышлы башкарып, республика үсешендә үз өлешебезне кертеп киләбез.

Һава шартлары зур сынаулар куюга карамастан, игенчеләребез тир тамчысы түгеп үстергән игеннәрне түкми-чәчми, вакытында җыеп алырга бар көчләрен куя. Терлекчеләребез мул савым өчен ал-ял белми тырышып, республика күләмендә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.

Бүген без нефть тармагында җиң сызганып хезмәт куйган, районыбыз авыллары, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләребезгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Район, шәһәргә нигез салынганнан алып, бүгенге көнгәчә алар бу җирлектәге халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, инфраструктураны яңарту, заманча итүдә һәр елны күләмле ярдәмнәрен күрсәтеп киләләр. Башка җаваплы тармакларда җирлегебез икътисадын тулыландырган хезмәт коллективларына рәхмәтлебез. Ветераннарыбызга аерым кадер-хөрмәт! Алар нигез салган бәрәкәтләр Азнакайның бүгенге һәм киләчәк үсешенә этәргеч бирә.

Бездә туган илне, үскән җирен ярата торган көчле, талантлы, патриотик рухлы кешеләр яши. Бүгенге көндә ил иминлеге, тугандаш республикалар халыкларының тыныч яшәеше өчен көрәшкән ир-егетләребез белән чиксез горурланабыз, аларның җиңү яулап, Азнакайга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез.

Киләчәктә дә республикабыз тормышында үзебезне бары тик уңай үзгәрешләр, өлге булырлык гамәлләребез белән генә танытып торыйк. Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып менү өчен тырышыйк! Алга таба да шулай матур итеп, дуслыктуганлыкта эшләргә һәм яшәргә язсын!

Хөрмәтле райондашларым, җирлегебез кунаклары!

Барыгызга да хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим! Табыннарыбыз бай, тормышыбыз имин, бәрәкәтле булсын!

Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне бәйрәмен барыбыз бергә җыелып, матур, күңелле итеп үткәрик! Сезне Актүбәдә һәм Азнакайда паркларда көтеп калабыз! Бәйрәмнәр белән!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев