Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез рухи байлыкларыбызны һәм буыннан-буынга тапшырылып килүче гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз һәм киләчәктә дә шулай булып калырсыз.

Киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә, зирәк һәм тәҗрибәле буынга, мөрәҗәгать итәбез, эш һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз.

Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев