Кадерле әтиебез, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.
Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер.
Әти, алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхет, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Сәлимә белән хәерле тыныч картлыкта гомер итәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең.
Нет комментариев