Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Татарстан Конституциясе көне белән котлавы

Хөрмәтле азнакайлылар!

Буген, 6 ноябрьдә, Республикабызның мөһим бәйрәмен – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

Ул яшәешебезнең һәр өлкәсендә хокукларны, төрле конфессия вәкилләренең бердәмлеген ныгытуда, республика халыкларының мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен тергезүдә ышанычлы нигез булып тора. Үсешнең яңа баскычларына күтәрелү, тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртуда азнакайлылар да төп Законга нигезләнеп, алга кыю максатлар, җитди бурычлар куеп яши. Ә аларны тормышка ашыру өчен республика җитәкчелеге тарафыннан бөтен шартлар тудырылып тора.

Барыгызны да алда көткән шушы истәлекле бәйрәмнәребез белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Ил-көннәребездә иминлек, күкләребез аяз булсын!

 

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев