Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Җан җылысын кызганмыйк

Хөрмәтле азнакайлылар!

Елның иң игелекле ае – декабрьгә дә аяк бастык. Матур гадәт буенча без бу айны физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм-кайгырту күрсәтүгә багышлыйбыз.

Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикләнгән 3700 кеше яши, аларның 265 е – балалар. Аларның һәрберсе безнең игътибарярдәмгә мохтаҗ. Язмыш тарафыннан кыерсытылган райондашларыбызның бәрәкәтле, имин тормышын тәэмин итү, безнең күзләргә карап торган инвалид балаларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүне дәүләт эше дип кенә түгел, ә һәркайсыбызның изге бурычы, кешелеклелек сыйфаты итеп тә карасак иде. Күршедәме ул, авылдашмы, хезмәттәшебезнең якынымы... – беребез дә аларның яшәеш шартларына, мохтаҗлыгына битараф калмасак иде.

Декада кысаларында, һәр елдагыча, районыбызда шәфкатьлелек марафоны узачак. Быел да азнакайлылар бу изге чарада актив катнашырлар дип ышанабыз. Бер игелек мең бәладән коткара, дигән гыйбарә бар, ул үзебезгә савап булып кайтыр.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев