Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Алтын туегыз белән!

Дусларыбыз Җәвәһирә Мөхлис кызы һәм Альберт Шәмсулла улы Латыйфуллиннарны күркәм юбилейлары – Алтын туйлары белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.

Сез эшчән, киң күңелле, туган җанлыклы, дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә үрнәк гаилә. Туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә тигезлектә, балалар-оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен. 

 

50 ел Сез яшисез

Иңнәрне иңгә куеп.

Барыбызны куандырган

Яшәү шатлыгын тоеп.

Алтын туйга кадәр яшәү

Үзе бәхет түгелме?

Тырыш хезмәтегез бизи

Узган гомер юлыгызны.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Озак еллар гомер итегез.

Пар канатлы, бер-берегезгә терәк булып

Бриллиант туегызга барып җитегез!

 

Зур хөрмәт белән: Халиковлар, Шиһаповлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев