Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Алтын туегыз котлы булсын!

Азнакай районы Мәлбагыш авылында яшәүче әти-әниебез Фәүзия Нигъмәт кызы һәм Фәварис Годәер улы Йосыповлар инде 50 ел бергә, иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә.

Безнең өчен иң кадерле булган әти һәм әни! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә!

Сезне яратып: балаларыгыз Венера, Зөлфия, Флорит һәм оныкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев