Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Алтын туегыз белән!

Безнең өчен иң кадерле булган әтиәниебез Нәсимә Хәләф кызы һәм Фәрит Сөнгатулла улы Камалиевларны алтын туйлары белән чын йөрәктән котлыйбыз!

Моннан 50 ел элек, 22 июль көнне Азнакай мәдәният йортында искиткеч никахлашу тантанасында, Мендельсон маршы астында кызыл келәмнәрдән култыклашып узган яшь парның язмышлары бергә бәйләнгән.

Сөекле әти һәм әни! Безгә тормыш бүләк иткәнегез, җылы гаилә учагында бар күңел җылыгызны биреп үстергәнегез өчен сезгә мең рәхмәтлебез. Бергәләшеп сәяхәт итүләр онытылмаслык тәэсирләр калдырды һәм хәзер дә ул чорларны сагынып искә алабыз.

Безне намуслы, тәртипле итеп тәрбияләүдә, тормышта үз юлыбызны табуда зур көч куйдыгыз. Шәхес итеп үстердегез. Акыллы киңәшләрегез, зирәк фикерләрегез өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә сәламәтлектә, бер-берегезгә терәк булып, безне, оныкларыгызны сөендереп, озын-озак яшәгез.

Без сезне чиксез яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Балаларыгыз Артур, Зөлфия, Тимур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев