Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Бәйрәмегез белән, игелек ияләре!

Бик тә мөһим һәм җаваплы гамәл башкаручылар –  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре – социаль хезмәткәр көне белән барлык азнакайлылар исеменнән ихластан  котлауларыбызны җиткерәм!

 Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар. Социаль хезмәткәр – хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Менә шушы игелекле вазифаны бар тырышлыкларын куеп, сабырлыкларын биреп башкарган райондашларыбыз чын мәгънәсендә олы җанлы, фидакарь кешеләр.

 Бәйрәмегез белән котлап, барчагызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, куанычлар, имин тормышлар телим!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев