Азнакаево
  • Рус Тат
  • 65 яшьлек юбилеең белән! 

    Чубар Абдул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Гыймаев Рәшит Җәмил улын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз!

    Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рәшидә, балаларың, оныкларың

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: