Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

29 августта Чалтаймас авылында яшәүче, иң-иң якын кешебез – кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Юнысов Тәлгать Гаязетдин улының 65 яшьлек юбилее!

Әти! Без сине барыбыз бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз!

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман безгә шулай терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт, әткәй. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.

Тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев