Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

1 октябрь – Өлкәннәр көне

  Сез районның алтын фонды  кадерле өлкәннәребез!

 Сезгә булган олы хөрмәтебезне, күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрне белдереп, барлык райондашларыбыз исеменнән барчагызны Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!

Сезнең буынга  бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Бөек Ватан сугышында фронтта, тылда әйтеп бетергесез батырлык үрнәге күрсәттегез, тырыш хезмәт куйдыгыз .  Быел үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үткән районыбызга нигез салучы, аны үстерүчеләр дә сез. Сезнең сабырлык, тынгысызлык, фидакарьлек алдында хөрмәт белән баш иябез. Сезгә чын йөрәктән чыккан ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Үткән тормыш юлыгыз белән безгә  әхлакый үрнәк һәм олы таяныч булып торасыз.

 Җирлегебездә яшәүче өлкәннәр турында кайгырту районның өстенлекле максатларыннан берсе. Һәр хезмәт коллективы, һәркайсыбыз сезгә игътибар-ихтирамлы булуны, көнкүрештә булдыра алганча ярдәм күрсәтүне үзенең изге бурычы саный.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, апа-агайлар! Сезнең барчагызга безнең арада үзегезне бәхетле тоеп, замана афәтләренә бирешмичә, сәламәт булып, әле озын-озак гомер итәргә,  күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын. Тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булып, сезне җан җылысына төрсен. Имин, бәрәкәтле тормышлар сезгә!

Марсель Шәйдуллин,  Азнакай муниципаль  районы башлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев