Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Татарстанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарладылар

Белешмәләрне 1000 сумнан алып 2000 сумга кадәр сатканнар.

Казанда хокук сакчылары шәһәрдә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктатты. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре эшкә урнашу буенча белешмәләр әзерләү һәм аларны сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган. Белешмәләр үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәрендә йөрү хокукын бирә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга кадәр  сатуларын ачыклаганнар. 

Закон бозучылар оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында кулга алына.  Алар коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр ясаган булган. 

Ике очрак буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле  карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев