Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Мәнәвез авылында йорт янды

5 октябрь көнне Азнакайда тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә йорт янган.

Тәмәке тартканда саксызлык – янгыннар килеп чыгуның иң киң таралган сәбәпләренең берсе. Янгыннарны анализлау шуны күрсәтә, һәр бишенче янгын шуның аркасында килеп чыга.

Әлеге начар гадәт сәламәтлеккә генә зыян салып калмый, йорт-фатирларны да юк итә, кешеләрне үлемгә дучар итә. Кагыйдә буларак, тәмәке тартучы йоклап китә, янган тәмәке урын-җир кирәк-яракларына төшә һәм янгын чыга.

5 октябрь көнне тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә Мәнәвез авылында йорт янып, аннан кара күмер генә утырып калды. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.  

Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге  исегезгә төшерә: янгын чыккан очракта, кичекмәстән, янгын сүндерү бүлегенә 01 (йорт телефоныннан), 101, 112 (кесә телефоны) номерлары буенча хәбәр бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев