Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Интернет аша планшетка заказ биргән азнакайлыга кәгазь тутырып җибәрәләр

Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, арабызда әле һаман да беркатлылар, кеше ышандырырлык итеп сөйләгән сүзләргә ышанып, шомафиларның кулларына акча тоттыручылар табыла тора.

Мошенниклар да кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган пенсиясен яки тир түгеп тапкан хезмәт хакын тиз генә үз кесәсенә салып, яңа корбаннар эзләвен дәвам итә.

Интернет челтәре аша заказ бирүчеләр арасында да алданучылар күп.

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1956 елгы хатын-кыздан гариза керә. Аның улы Интернет аша планшетка заказ бирә. Товар килгәч, аны ачып карасалар, эчендә бер коробка кәгазь була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев