Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Җиңел генә баемакчы булган

Азнакай шәһәр прокуратурасы моңа кадәр дә хөкем ителгән булган 30 яшьлек Р.га карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд аны, алдан сөйләшеп, төркем белән банк счетыннан акча урлауда гаепле дип тапты. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2018 елның 24 июлендә хөкем ителүче үзенең бер дусты белән танышында кунакта була. Шунда алар фатир хуҗасының банк картасын урлыйлар һәм андагы 8 мең сум акчаны үз кирәк-яракларына тоталар.

Хөкемгә тартылучы Р. суд утырышларына килми, качып йөри. Аны 9 октябрьдә генә кулга алалар.

Суд карары нигезендә ул 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тикшерү барышында гаепләнүченең икенчесе вафат булу сәбәпле, аңа карата ачылган җинаять эше туктатыла.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев