Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Эт сатып алырга теләгән азнакайлы акчасыз калган

Хатынны улы мошенниклар алдамасын, дип кисәткән була.

Азнакайда яшәүче берәү игъланнар сайтында Красноярск краенда 17 мең сумга Шпиц токымлы эт сатылуы турындагы игъланга тап була. Башка сатучыларда мондый этләр 40 мең сум торганлыктан, ханым әлеге бәягә кызыга. Үзара алып барылган язышу вакытында сатучы этне мондый ерак арага җибәрә алмавы турында әйтә һәм Самарада этләр үрчетү белән шөгыльләнүче танышының телефон номерын бирә. Соңгысы этне 22 мең сумга Азнакайга китереп бирергә вәгъдә иткәч, каза күрүче акчаны күчерә. Нәтиҗәдә, вәгъдә ителгән эт тә юк, акчадан да җилләр искән.

Балигъ булмаган улы мошенниклар түгелме икән, дип кисәткән булса да, ул моңа әллә ни игътибар бирми.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев