Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балтач авылында төзелеш корылмалары янган

    21 февраль көнне 16.34 минутта 87 нче янгын сүндерү частена Балтач авылындагы шәхси хуҗалыкта төзелеш корылмалары януы турында хәбәр килә.

    Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана. 
    - Түбәндәге кагыйдә-таләпләрне үтәп, ягыннан саклана аласыз: ел саен мичләрне, каминнарны, торбаларны, тикшереп торыгыз. Камин алдына пыяла яки тимер экран куярга онытмагыз, ул очкын һәм күмер читкә таралмас өчен кирәк. Ягылган мич янәшәсендә утын һәм тиз янып китүчән башка төрле әйберләр сакламагыз, - ди янгын сагы һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: