Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыларны янгын кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар

Һәр эшче, нинди вазифа биләвенә карамастан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл белергә һәм үтәргә, янгынга китерергә мөмкин булган гамәлләрне булдырмаска тиеш. 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәр ел фасылында мөһим, әмма яз айларында аңа игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк.

Кагыйдәләргә яраклы рәвештә, нефть предприятиеләре территориясендә үлән яндыру, учак ягу тыела, ә тиз янып китүчән җитештерү калдыклары, чүп-чар, коры үлән  җыештырылырга һәм куркынычсыз урында юк ителергә тиеш. Бу таләпләр бигрәк тә резервуар парклар, нефть чыгару объектлары, скважиналарны агымдагы һәм капиталь ремонтлау кебек шартлаткыч объектларга кагыла. Шартлау куркынычы булган объектның һәр хезмәткәре гади куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәргә тиеш. Җитештерү калдыкларын, чүп-чарны, коры үләнне яндырмаска, объект территориясендә учаклар якмаска чакырабыз. Әлеге кагыйдәләр көнкүреш өчен дә мөһим. Чөнки янгын производство җиһазларын гына түгел, шәхси милекне дә юкка чыгарырга мөмкин.

Илнур Латыйпов, 12 нче янгын часте каравыл начальнигы

Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев