Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлы үз куллары белән мошенникларга 80 мең сум акча күчергән

Күпкә өмет итсәң...

Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген  кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән.

Узган атнада Азнакайда яшәүче берәүгә чит номердан шалтыраткан кеше үзен чит ил банкы хезмәткәре дип таныштыра һәм аның элекке елларда бик билгеле бер биржада акча югалту-югалтмавы белән кызыксына. Баксаң, каза күрүче моннан берничә ел элек биржада уйнап, 3000 доллар акчасыннан колак каккан була. Уңай җавап алгач, шалтыратучы әлеге акчаларның бүген дә банкта саклануын хәбәр итә һәм ир кешене банк менеджеры белән тоташтыра. Сөйләшү барышында “менеджер” электрон “акча янчыгы” ачарга куша. Азнакайлы шулай эшли һәм, исәп-хисап счетын япмасыннар өчен, үзенең исеменә 80 мең сум акча күчереп куя. Икенче көнне банк вәкиле аңа бер сылтама җибәрә, имеш аның буенча “үтсәң” акча ике тапкыр артачак. Ир кеше үз куллары белән мошенникларга 80 мең сум акча күчерә дә куя. Акчадан җилләр искәч кенә, ир кеше күктән җиргә төшеп, полициягә мөрәҗәгать итә.

Әби-бабаларыбыз юкка гына: “Җиде кат уйла, бер кат кис”, – дип әйтмәгән.  Игътибарлы һәм  уяу булсак иде! Шикле очракларга юлыкканда исә кичекмәстән, “02” яки 7-30-87 телефон номерлары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

 

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев