Реклама
Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри диюләре хактыр, күрәсең.
Өченче сабые тууы шатлыгын кичергән актүбәле Луиза Рәхимованың бер җайга баручы тормышы мизгел эчендә астын өскә килде дә куйды: 1 апрельдә алар яшәгән йортта янгын чыгып, гаилә яшәү урынсыз калды.
Бәла-казадан беребез дә хали түгел. Өч бала тәрбияләүче Луиза Вәгыйз кызына төшкән шушы зур хәсрәтне бераз гына булса да җиңеләйтеп, ярдәм кулы сузсак иде.
Бүген Луизаның үзенә, 14 яшьлек кызына, 9 яшьлек һәм яңа туган улларына киемнәр дә, башка кирәк-ярагы да таләп ителә.
Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез. “Сбербанк” картасы номеры: 2202200303804932, Луиза Вагизовна.
Кием һәм башка йорт кирәк-яракларын Азнакайда инвалидар җәмгыятенә алып килергә яки волонтерларга тапшырырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8-986-713-51-79 (Ләйлә Кәрамова, Актүбә җистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз