Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда янган машинада 33 яшьлек егет үлгән

    Янгын Урманай авылында була.

    Кичә 23.30 сәгатьтә янгын сагының диспетчер бүлеге телефонына Урманай авылындагы Галиев урамында машина януы турында хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

    Урынга чыккан янгын сүндерүчеләр утны сүндерә, машина тулысынча янып бетә. Соңыннан янгын сүндерүчеләр автомобиль салонында шоферның мәетен табып алалар. 

    Янгын машинаның механизмнары һәм системалары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: