Азнакайда әтисе улына пычак белән кадаган
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда әтисе улына пычак белән кадаган

Бу хәл ата белән бала арасында гауга чыгудан башлана.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, канлы вакыйга район авылларының берсендә булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, өстәл артында бергә хәмер эчеп утырган ата белән бала арасында гауга чыга һәм әтисе улына пычак белән ташлана һәм аны яралый. Әлеге очрак буенча җинять эше кузгатылган.

фото: pixabay.com


Нет комментариев