Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда Нигерия аферистын хөкем иттеләр

Вакыйгалар агымы быелның март-май чорларында бара.

 Нигериянең бер авылында туып, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп ятучы Н. «Facebook» социаль челтәрендә «Bella Abid» исеме астында 60 яшьлек азнакайлы Г.ның шушы челтәрдә теркәлгән битенә керә һәм аңлы рәвештә, алдан уйлап, алдау нияте белән, аның белән языша башлый. Ул үзен Көнбатыш Африкадагы лагерьдан Белла атлы качкын дип таныштыра. Аралашу барышында ул имештер вафат әтисенең Шотландия банкларының берсендә 5 миллион 720 мең доллары булуын, әмма аны үз исеменә күчертү өчен документлар әзерләргә акча кирәклеген хәбәр итә һәм Г.дан ярдәм итүен сорый. Ярдәм иткән очракта, банктагы бу сумманың 20 процентын аңа күчерергә вәгъдә итә. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Шәһәрдәшебез апрель аенда башта 400 мең сум, майда 24 мең сум һәм тагын 100 мең сум акча җибәрә. Шулай итеп, гомуми сумма 524 мең тәшкил итә. Шулкадәр акчалы булгач, әлбәттә, нигерияле Н. интернет-язышуын туктата, бүтән элемтәгә чыкмый.

Алдануын шунда гына аңлап алган райондашыбыз хокук сагы органына гариза яза.

Алга киткән технологияләр заманында яшибез шул, интернет -язышуның, банк аша акча күчерүнең барлык документлары туплангач, тикшерүчеләр шомафыйның эзенә төшә һәм аның Санкт-Петербургта яшәп ятуын ачыклыйлар.

Азнакай шәһәр суды утырышында, закон таләпләре нигезендә, гаепләнүчегә дә, зыян күрүчегә дә хокук-бурычлары тәфсилләп аңлатылды, адвокат, тәрҗемәче тәкъдим ителеп, алар белән тәэмин ителде. Н. гаебен тулысынча таныды. Зыян күрүчегә 100 мең сум акчаны кайтаруын белдереп, моны раслаган документлар тапшырылды.

Суд Н.га карата 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Ул шулай ук Г.га китергән зыянның калганын, ягъни 424 мең сум акчаны да түләргә тиеш булачак.

Суд карары әле үз көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев