Азнакайда комарлы уен бизнесы оештыручылар хөкем ителде
Азнака шәһәре прокуратурасы өч азнакайлыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Алар төркем белән комарлы уеннар оештыруда гепләнә.
Суд билгеләгәнчә, гаепләнүчеләр 2016 елның октябреннән 2017 елның августына кадәр вакыт аралыгында Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендә, Актүбә бистәсендә уен бизнесы оештыралар.
Җавап тотучы өч кешенең икесе генә үз гаебен тулысынча таный.
Суд карары нигезендә, гаепләнүчеләрнең икесе, 1,5 елга сынау вакыты белән, 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Элек тә хөкем ителгән булганы исә 5 елга махсус режимдагы колониягә җибәрелә.
Карар әлегә үз көченә кермәгән
Азнакай шәһәре прокуратурасы
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев