Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда кешесе мошенникларга миллион сумга якын акча күчергән

Акча эшләргә теләгән ир кеше үзенең акчаларын да югалта.

Район эчке эшләр дежур бүлегенә Актүбәдә яшәүче ир кеше 922 мең сум акчасын урлаулары хакында гариза яза. Тикшерү барышында аның узган елның ноябрендә билгеле бер сайтта теркәлүе ачыклана. Каза күрүчегә шалтыраткан кеше үзен әлеге сайтның брокеры дип таныта һәм биржада сату белән шөгыльләнүе турында әйтә. Сүз артыннан сүз китеп, анда керү өчен 17500 сум акча күчерергә кушалар. Актүбәле шулай эшли дә. Үзен “Дмитрий” дип таныштырган кеше белән алар телефон аша язышып кына аралашалар. Кырыгалдар сораган саен каза күрүче акча күчерә тора. Үзенең акчасы булмаганлыктан, аны таныш-белешләреннән бурычка ала, микрозайм рәсмиләштерә. Бер белмәгән кешегә күчергән акчалар бер миллионга җитә язганда гына ир кеше күктән җиргә төшә, әмма инде соң була.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев