Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда исерек машина йөртүче юл һәлакәте ясаган

    ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “Лада” шоферы исерек була.

    Туйкә ягыннан Азнакайга таба хәрәкәт итүче 1989 елгы “Лада” шоферы, хәвефсез араны сакламый һәм алдан баручы “УАЗ” машинасына бәрелә. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “Лада” шоферы исерек була.

    Авария нәтиҗәсендә ул һәм төрле тән җәрәхәтләре алган “УАЗ” автомобиле пассажиры  Әлмәт сырхауханәсенә илтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: